Евгений Чарушин белән бергә табигать дөньясына сәяхәт (6+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен талантлы рәссам-анималист, язучы һәм рәссам-иллюстратор Евгений Иванович Чарушин иҗаты буенча әдәби уен уздырды. Ул инде күптән безнең арада түгел, әмма аның рәсемнәре, хикәяләре балаларга һәм өлкәннәргә шатлык өләшүен дәвам итә. Балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты, Е. Чарушинның, табигатьне һәм хайваннар дөньясын өйрәнеп, үз күзәтүләрен һәм кичерешләрен сүзләрдә генә түгел, пумала һәм карандаш ярдәмендә дә чагылдыруын белде, ул иң яхшы рәссам анималист. 
Балалар «Безнең ишегалдында» викторинасы сорауларына актив җавап бирде, «Кем кайда яши», «Кайсы хайван ничек сөйләшә», «Бу кем була» кебек күңелле уеннарда бик теләп катнашты. «Про котёнка Тюпу» һәм «Волчишко» хикәяләре буенча китапнамәләр балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. «Большие и маленькие», «Про Никитку», «Тюпа, Томка и Сорока», «Щур» әсәрләреннән өзекләр укылды. 
Чара азагында «Чуффык» мультфильмын карадылар.
«Евгений Чарушин – рәссам һәм язучы» исемле өстәл китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Әдәби уен «Әдәби сәфәр. Е. Чарушин» видеоязмасы, «Балалар һәм җәнлекләрнең дусты» дигән виртуаль күргәзмә белән үрелеп барды.

Поделиться: